2015 елның 30 сентябрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама шәһәрендәге филиалында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил филиалның директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илсөяр Мезикова булышлыгында хезмәт мәсьәләләре буенча халыкка “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
Гражданнар штат кыскартылу, дисциплинар җаваплылыкка тарту, пособие түләү, “Хезмәт ветераны” исеме бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында моннан тыш, инвалид гаиләсенең торак шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать тә керде. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама шәһәре филиалында кабул итүне көтеп утыручы гражданнар өчен уңайлы шартлар да тудырылган иде.