Бүген, 23 сентябрьдә, халыкның финанс грамоталыгы мәсьәләләренә кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “ТИСБИ” университеты идарәсе оештырды.
Чарада Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте федераль органнарның Татарстандагы территориаль структуралары, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары, банк оешмалары вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл” утырышы барышында югары финанс активлыгы шартларында халыкның финанс грамоталыгы дәрәҗәсе, займчылар һәм кредит учреждениеләренең ( дөрес мәгълүмат бирү, кредит килешүен төзегәндә иминиятләштерү һәм башкалар) үзара мөнәсәбәтләре, гражданнарның халыкка микрофинанслау хезмәтләре тәкъдим итүче оешмалар белән үзара мөнәсәбәтләре, законсыз финанс һәм кредит оешмалары ягыннан угрылык гамәлләре профилактикасы мәсьәләләрен тикшерделәр.
Очрашуда катнашучылар гражданнар хокукларын бозуга каршы тору чаралары белән беррәттән, халык белән агарту эшләре алып баруның да мөһим икәнен ассызыкладылар. “Түгәрәк өстәл” йомгаклары буенча утырышта катнашучылар фикерләрен исәпкә алып, тиешле тәкъдимнәр дә эшләнәчәк.