Агымдагы елның 23 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында баш модератор “Планлаштырылган” статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмәләр үткәрде.
Быел 24 октябрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы оешуга 70 ел тулу билгеләп үтелә. Бу көнне, 1945 елда БМО Уставы көченә керә.
Кичә, 21 октябрьдә Казан шәһәренең Совет һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәргән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды.
Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан омбудсманы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең күчмә утырышында катнашты.
Гражданнарны атналык кабул итү кысаларында бүген, 20 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская төрле мәсьәләләр буенча 5 гражданны кабул итте. Кабул итү барышында торак, санатор-курорт путевкалары белән тәэмин итү, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, бүген, 20 октябрьдә ачылган “Һәркемгә ачык дөнья” иҗтимагый оешмасы ирекле сертификация системасында җәмәгатьчелек экспертлары әзерләү” төбәкара семинарында катнашучыларны сәламләде.
2015 елның 16 октябрендә Казан шәһәрендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә багышланган “Мәктәптә гаилә нигезләре” дигән укулар уза.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан (Идел буе) федераль университеты Париж-Х (Франция) университеты, Потсдам(Германия) университеты белән берлектә оештырган “БМОның 70 еллыгы һәм халыкара хокук үсеше проблемалары” дигән халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре үз муниципаль районнарында актив эш алып баралар, моны аларның квартал саен тәкъдим иткән хисаплары да раслый.
Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ринат Хидиятов өченче кварталда 15 кешене кабул итте. Районда яшәүчеләрне нигездә торак һәм социаль мәсьәләләр борчый. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.