Дәүләт Советы сессиясендә Сәрия Сабурская “Халык контроле” эше турында сөйләде

2015 елның 25 сентябре, җомга

Бүген, 25 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының унынчы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасы, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты составы  расланды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  сессиядә “хөкүмәт сәгате” кысаларында  “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне  үтәү буенча эшчәнлек турында” чыгыш ясады. Сәрия Сабурская баш модераторның  гражданнар мөрәҗәгатьләрен үтәү срокларын, модераторлар һәм башкаручыларның кергән гаризаларны үтәү срокларын контрольдә тотуга кагылышлы эш юнәлешләре турында сөйләде.”Халык контроле” системасы эше турында ай саен Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановка  мәгълүмат җиткерелә.

 Чыгышында баш модератор  депутатларны  килгән мөрәҗәгатьләр саныннан  хәл ителгәннәре өлеше буенча министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр  рейтинглары белән таныштырды. Сәрия  Сабурская шулай ук  “Планлаштырылган” статусы бирелгән  гаризаларга контрольлек итү эше турында да сөйләде. Мондый мөрәҗәгатьләрне үтәү срокларын күчерү  барыннан да элек, эшләрнең сезонлы булуына һәм агымдагы чорда финанслау булмауга бәйле.

 Агымдагы елда баш модератор министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан кире кагылган гаризаларны  карау һәм чара күрү эшен дә яңартып җибәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International