Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында кеше хокуклары
буенча вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тарихы
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы ЭКСПЕРТ СОВЕТЫ СОСТАВЫ
Эшчәнлек
КОНТАКТЛАР
Докладлар
“Халык контроле” системасы
Хокукый өйрәтү
Чаралар
Коррупциягә каршы тору
Полезные ссылки и контактная информация
Документлар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Белешмә мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
"Халык контроле" системасы эшендә уңай динамика күренә
2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 9 аенда ТР "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасында басылган белдерүләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 36 процентка арткан. Хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 5 процентка артык. Бу хакта бүген "Халык контроле" системасы эшенә багышланган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Докладчы белдергәнчә, 108 меңнән артык кулланучы порталдагы мәсьәләләрне хуплаган, 20,5 мең чамасы кеше мәсьәләгә бәя биргән, 120 меңгә якын шәрех калдырылган. Татарстанлылар арасында "Территорияне төзекләндерү" һәм "Юл хәрәкәтен оештыру" категорияләре популяр. "Уңайлы мохит", "Җәмәгать транспорты" һәм "Комачаулаучы автомобиль юллары" категорияләре буенча белдерүләр саны арткан. Аның сүзләренә караганда, хәзергә "Хуҗасыз хайваннар", "Янгын куркынысызлыгы таләпләрен бозу", "Мәдәният учреждениеләре эше", "Мәдәният һәйкәлләре", "Спорт объектлары эше" категорияләрен "Халык контроле" системасына кертү турындагы карар килешүгә тапшырылган. "Халык контроле"нең аерым мобиль кушымтасын булдыру эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлыйбыз", - диде Т.Зарипов.
ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская үз чиратында ассызыклаганча, бүгенге көндә муниципаль берәмлек, министрлык һәм ведомстволар хәбәрләрне карау һәм аларның статусларын билгеләү вакытын бозмый диярлек. "Быел башкарма комитетлар республика программалары һәм ТР бюджетыннан ишегалды территорияләрен, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл урамнарын яктыртуга бүленүче өстәмә финанс чаралары ярдәмендә, шулай ук халык фикерен истә тотып "Халык контроле"ндә озак вакытлар "планлаштырылган" дигән статус астында булган хәбәрләрне хәл итеп булды", - дип белдерде ул.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, быел "Халык контроле" системасында "Балалар бакчалары" категориясендә балалар бакчалары һәм аларны территорияләре торышы турындагы хәбәрләр урнаштырган. "Барлык хәбәрләр дә вакытында карала", - дип билгеләп үтте ул.
9 айда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына 179 хәбәр юлланган, аларның 54 проценты биналарны капиталь ремонтлауга кагыла. Тагын 35 проценты - балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессына. 11 процент хәбәр - үз хисапларына канцелярия товарлары һәм көнкүреш химиясе сатып алу турында.
Министр урынбасары балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга аерым тукталды. Казан буенча системада әлеге темага багышланган 38 хәбәр урнаштырылган. Аларның 11е - "хәл ителгән", 2се - "эштә", 24 - "планлаштырылган". Бу тема буенча хәл ителгән заявкаларның иң күбесе Чаллыда - 93 процент. "Быел 10 балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Киләсе елда 52 бакчаны капиталь ремонтлау ниятләнә", - диде Илдар Мөхәммәтов.
"Без акрынлап мәктәпләрне төзекләндерүне тәмамалап, балалар бакчаларын , ремонтлауга күчәбез. Бүгенге көн проблемасы гына түгел. ничек кенә кыен булмасын, аны хәл итәчәкбез", - дип җавап бирде ТР Премьер-министры Илдар Халиков докладчыга.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы "Халык контроле" системасы эшен тулаем алганда уңай бәяләде. Хәл итү 2016-2017 елларга күчерелгән хәбәрләргә аерым игътибар итәргә, киләсе ел программаларны формалаштырган вакытта аларны истә тотарга кушты. "Бөтен проблеманы да бер көндә хәл итеп булмый, әмма республика программалары булган вакытта күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин", - дип ассызыклады ул.
“Татар-информ” МА
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Үзбәкстан Республикасы гражданы булган граждан И. Россия Федерациясенә керүне тыю турындагы карарны гамәлдән чыгаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
9
гыйнвар, 2026 ел
Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең узган елгы эшчәнлеге
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре гражданнар хокукларын яклау эшчәнлегенә мөһим өлеш кертәләр
7
гыйнвар, 2026 ел
Барлык православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Кадерле Татарстан Республикасы халкы! Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
6
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Минем адреска гражданка О. , аны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз