Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2015 елның көзге чакырылыш чорында халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру тәҗрибәсен дәвам итәләр. Агымдагы чорда «Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре планлаштырылган районнар элегрәк монда “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” дәресләре уздырылмауны исәпкә алып сайланды.
22 сентябрьдә Байлар Сабасы авылында Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба, Питрәч муниципаль районнарының хәрби хезмәткә чакырылучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең беренче дәресе узды.
Дәрестә шулай ук Ватан алдындагы бурычын үтәп, Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында лаеклы хезмәт итеп кайткан Саба районы егетләре дә чыгыш ясады. Алар булачак солдатларның армия хезмәтен намус белән үтәп кайтуын теләде.