Иректән мәхрүм итү урыннарында “Хокукый ярдәм көннәре”н оештыру дәвам итә

2015 елның 2 октябре, җомга

 2015 елның 1 октябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә  “Хокукый ярдәм көне” үтте, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә үткәрде.

 Әлеге чара  халыкка бушлай юридик  ярдәм күрсәтү, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла.

 Кабул итү барышында  37 тоткын  үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр алды. Белгечләр  медицина ярдәме күрсәтү һәм инвалидлык төркемен ачыклау, җәза билгеләгән яки шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүдән баш тарткан суд карарлары белән килешмәү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде. Хөкем ителгәннәр шулай ук мирасны теркәү, пенсия һәм башка социаль түләүләр билгеләү, төзәтү учреждениеләре  хезмәткәрләре эшеннән риза булмау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International