ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

  Пакыстан башкаласы Исламабадта  2015 елның 24-25 ноябрь көннәрендә, Пакыстан  Федераль Омбудсманы  секретариаты көче белән оештырылган Азия омбудсманнар берләшмәсенең ( алга таба – берләшмә)  14 нче конференциясе  һәм берләшмә директорлары Советының 17 нче утырышы  узды.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең  Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә  Россия Эчке Эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов  түбән камалыларны кабул итте.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 Бүген, 25 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “кайнар элемтә” узды


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

  2015 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы  Җыелу пунктында  хәрби хезмәткә чакырылучыларны  Россия Федерациясе Кораллы көчләренә тантаналы озату булды. 220 дән артык егет Ерак Көнчыгыш хәрби округында хезмәт итү өчен җибәрелде.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 

   2015 елның 25 ноябрендә  хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын күзәтүне тәэмин итү максатыннан халык өчен «кайнар элемтә» ачылачак.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы  хезмәткәрләре  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Эчке эшләр министры  Артем Хохорин раслаган, 2015 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы территориаль органнарының мәҗбүри  тоту урыннарында  кеше хокукларын саклауны тикшерү үткәрү графигын үтәде.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

  Бүген, 21 ноябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  гражданнарны кабул итте. Кабул ителүгә барлыгы 15 кеше язылган иде.

  Агымдагы елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  граждан К.ның  торак шартларын яхшыртуга булышлык итүне сораган мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерде.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

 Казанда 20 ноябрьдә Россия Федерациясе  Президенты каршындагы  гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның икътисадны үзгәртеп коруда гражданнар катнашы буенча даими комиссиянең күчмә утырышы булды.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре  составындагы  Татарстан делегациясе Кырымның Бакчасарай районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International