Эчке эшләр министрлыгы бүлекләрен тикшерү

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы  хезмәткәрләре  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Эчке эшләр министры  Артем Хохорин раслаган, 2015 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы территориаль органнарының мәҗбүри  тоту урыннарында  кеше хокукларын саклауны тикшерү үткәрү графигын үтәде.

  Казан, Яр Чаллы, 17 муниципаль  районда махсус учреждениеләрне тикшерү йомгаклары буенча  мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын саклау һәм яшәү шартларын тикшерү актлары төзелде, тикшерүләр нәтиҗәләре  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм аның территориаль бүлекләре җитәкчеләренә җиткерелде.

  Тикшерү барышында  мәҗбүри тоту урыннарында һәм махсус кабул итү урыннарында тотылучы  затларны яшәтү, ашату, медико-санитар һәм матди-көнкүреш тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Камераларда  алардан  бу уңайдан сораштырылу үткәрелде. Камералардагы  яктырту, температура режимы, вентиляция, санитар узеллары, санитар мәйдан нормалары саклану һәм башкалар тикшерелде.

  Республика Эчке эшләр министрлыгының  районнарда һәм шәһәрләрдә вакытлыча тоту изоляторлары һәм масус тоту урыннары биналары төзү буенча актив эше билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International