Гражданнарны кабул итү

2015 елның 21 ноябре, шимбә

  Бүген, 21 ноябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  гражданнарны кабул итте. Кабул ителүгә барлыгы 15 кеше язылган иде.

 Татарстан омбудсманына мөрәҗәгатьләр  торак шартларын яхшыртуга, пенсия законнарына, социаль тәэминат, медицина ярдәме күрсәтмәү, законсыз эштән җибәрү мәсьәләләренә кагылган иде.

 Катлаулы, өстәмә өйрәнүне таләп иткән сораулар контрольгә алынды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да җентекле аңлатмалар һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International