Агымдагы елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская граждан К.ның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүне сораган мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерде.
Тикшерү йомгаклары буенча гариза бирүчегә аварияле торак йорттан күчерү кысаларында торак бирү перспективалары турында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать җибәрү турында карар кабул ителде.