ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне  чын күңелдән  халыкара бәйрәм –  дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган  Халыкара   Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм.

 2015 елның 10 декабрендә  Android һәм IOS  операцион  системалары базасында җайланмалар өчен эшләнгән  “ТР Халык контроле” мобиль кушымтасы җибәрелде.

  2015 елның 10 декабрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министрлыгының төзелеш тармагында  хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча  эшче төркемнең һәм  Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районы  башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча Координацион советының уртак  утырышында катнашты.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

  8-9 декабрь көннәрендә  Россия  вәкаләтле вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды, анда Россия Федерациясендә Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова  модератор булып чыгыш ясады.

Ватан геройлары көнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле  вәкилнең Зәй муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе К.Х.Габидуллина, район хәрби комиссарының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе А.Н. Афанасьев  5 нче урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресе” үткәрделәр.

 


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

  Бүген Мәскәүдә эчке сәясәт мәсьәләләре буенча  Россия Федерациясе субъектларындагы Кеше хокуклары, Бала хокуклары һәм Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең  семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская катнашты. Чараны  Россия Федерациясе  эчке сәясәтенең төп тенденцияләре турында мәгълүмат  белән чыгыш ясаган Россия Федерациясе  Президенты хакимияте  җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Викторович Володин ачты.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

 7 декабрьдә Мәскәүдә  федераль вәкаләтле вәкил Элла Памфилова рәислегендә Россиянең Кеше  хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләренең Координацион советы утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

 Бүген, 4 декабрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, хокук саклау иҗтимагый оешмалары  вәкилләре, кеше хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру  өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм экспертлар белән очрашты.

4 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты тыңлаучылары  өчен дәресе үтте. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу мөһим булган өлкән яшьтәге гражданнар.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

  2015 елның 27 ноябрендә “Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер” фото һәм видеоэшләр бәйгесенә йомгак ясау буенча бәйге комиссиясе утырышы узды. Утырыш Вәкил Аппаратында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International