Егетләрне тантаналы шартларда армиягә озаттылар

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

  2015 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы  Җыелу пунктында  хәрби хезмәткә чакырылучыларны  Россия Федерациясе Кораллы көчләренә тантаналы озату булды. 220 дән артык егет Ерак Көнчыгыш хәрби округында хезмәт итү өчен җибәрелде.

  Митингта егетләр алдында  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы  сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары(инвалидлары)  иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев  һәм сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары, диннәр вәкилләре катнашты.

  Татарстан Республикасы Чакырылыш комиссиясе карарына ярашлы рәвештә, Татарстан Репсубликасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстаннан армиягә алынган хәрби хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан, шулай ук Россия Кораллы Көчләрендә уставта булмаган мөнәсәбәтләрне булдырмау өчен хәрби командаларны хәрби хезмәт урыннарына озатуны тормышка ашыруны дәвам итә. Агымдагы чакырылыш кампаниясендә Хабаровск, Владимир, Саратов, Мәскәү өлкәләренә, Башкортстан Республикаларына  командаларны озату һәм хәрби частьларда булу планлаштырыла.

  Хабаровск шәһәренә эшелонны Вәкилнең җаваплы кешесе Василий Клюков озата бара. Егетләр шәһәргә 28 ноябрь көнне кич килеп җитәргә тиеш. Юлда егетләрнең кәефе яхшы, шахмат турнирлары, стенгазета бизәү бәйгеләре үтә, гитарада татарча һәм русча җырлыйлар, җиңүчегә радио аша җырлау хокукы бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International