Чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” узды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

 Бүген, 25 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “кайнар элемтә” узды. Аның барышында  чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан  сораулар алынды. Татарстанда яшәүчеләрне бүген армиядән кичектерелеп торылу, хезмәт итү вакыты, медицина комиссиясе карарыннан риза булмау, яшәү урынына якын җирдә хезмәт итү, хәби белгечлек сайлау, хөкем ителү аркасында чакырылыштан азат ителү, солдатларның яшәү шартлары һәм башка күп кенә сораулар кызыксындырды.

 Хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләре эше, шулай ук гаилә хәле буенча армиядән кичектерелеп торылу мәсьәләләре буенча да сораулар күп булды.

 Барлыгы “кайнар элемтә”гә  19 граждан мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да җентекле җаваплар бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International