Омбудсманнар берләшмәсенең Азия конференциясе

2015 елның 27 ноябре, җомга

Пакыстан башкаласы Исламабадта  2015 елның 24-25 ноябрь көннәрендә, Пакыстан  Федераль Омбудсманы  секретариаты көче белән оештырылган Азия омбудсманнар берләшмәсенең ( алга таба – берләшмә)  14 нче конференциясе  һәм берләшмә директорлары Советының 17 нче утырышы  узды.

 Конференциядә алтмыштан артык кеше катнашты.

 Конференциянең төп темасы – Азия илләре омбудсманнары бурычларын күп яклы тикшерү иде.

 Россия Федерациясен конференциядә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим итте, ул берләшмәдә Россия Федерациясеннән бердәнбер вәкил булып тора.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  “Татарстан Республикасында кеше хокукларын саклау” дигән доклады Омбудсман  функцияләрен  тормышка ашыруның үрнәге сыйфатында Пленар утырыш көн тәртибенә аерым пункт булып кертелде.

 Моннан тыш, конференция кысаларында  Президент резиденциясендә  Пакыстан Ислам Республикасы Президенты Мәмнун  Хөсәен катнашында тантаналы утырыш һәм Пакыстан Федераль Омбудсманы  Сәлмән Фарук  белән очрашу узды.

 Бу конференция кысаларында  берләшмә директорлары Советына чираттагы сайлаулар да үтте. Яшерен тавыш бирү  нәтиҗәләре буенча  Пакыстан Федераль Омбудсманы Сәлмән Фарук   берләшмәнең яңа Президенты итеп сайланды.

 Беренче тапкыр берләшмә директорлары Советына Россия Федерациясе вәкиле керде. Ул – биш ил – директорлар Советының яңа әгъзалары арасыннан күпчелек тавыш белән сайланган Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International