Түбән Камада гражданнарны кабул иттеләр

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

 Агымдагы елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең  Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә  Россия Эчке Эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов  түбән камалыларны кабул итте.

 Шәхси сораулары белән полиция җитәкчесенә  15 кеше мөрәҗәгать итте, барлык кергән мөрәҗәгатьләр теркәлде.

  2015 елның икенче ярты еллыгында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция, тикшерү бүлеге хезмәткәрләренең гражданнарны кабул  итүен оештырды. Шәхси кабул итүләрдә барлыгы 21 кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International