ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Сезне якынлашып килүче Яңа 2014 ел  белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!


27
декабрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре  Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгы җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсенең инспекторы белән берлектә, мәҗбүри тоту урыннарында  кеше хокукларын  саклауны тикшерү графигын  үтәү йөзеннән  Эчке эшләр министрлыгының Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм Ютазы муниципаль районнары  бүлекләрендәге  административ-кулга алынган  гражданнарны  махсус урыннарда һәм шикләнелгән һәм гаепләнгән гражданнарны  вакытлыча тоткарлау изоляторларында тотканда  закон таләпләрен үтәүне  тикшерде.  


20
декабрь, 2013 ел
җомга

Контроль һәм  хезмәткә чакырылучылар  хокукларын бозу  фактларына тиз арада җавап бирү максатыннан Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан  Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә  хәрби хезмәт итү урыннарына баручы яшьләрне озату һәм егетләрнең  тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнүне оештыра.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген 17 декабрьдә Татарстан Президенты каршындагы  милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча  Совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  “Татарстан Республикасында  мигрантлар хокукларын һәм миграция законнарын бозуга юл куймау турында” чыгыш ясады. Сәрия Сабурская  бу теманың Татарстан Республикасы, тулаем Россия Федерациясе өчен дә  аеруча актуаль булуын ассызыклады:”Миграция агымнары  республиканың  демографик һәм икътисадый  хәленә уңай йогынты ясап, шул ук вакытта  мигрантларның социаль яраклашуы, җирле халык белән үзара мөнәсәбәтләре, сәламәтлек саклау белән бәйле проблемалар да тудыралар”.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

 Сезне чын күңелдән  халыкара бәйрәм – Кеше хокуклары көне белән  тәбрик итәм.

 Бу бәйрәм БМО Баш Ассамблеясе  тарафыннан сугыштан соң –  1950 елның  4 декабрендә  раслана. 10 декабрь –   1948 елның 10 декабрендә  кеше хокуклары турында Гомум Декларация  кабул итү хөрмәтенә  сайланган.


6
декабрь, 2013 ел
җомга
             Ата-анасы алимент түләуүдән баш   татркак балаларга дәүләт аена ким дигәндә 15 мең сум акча түләп торачак. Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге яңа  закон проекты кертелгән. Тормыш дәрәҗәсенә карап, һәр төбәк бу сумманы үзенчә арттырып түли ала. Күрсәтеләчәк ярдәмнең күләме зур булса да, дәүләт казнасына зыян килмәячәк, дип ышандыра прпоект авторлары. Чөнки дәүләт баласына алимент түләүдән баш тарткан ата-анасы алиментка дигән сумманы дәүләт  казнасына түләп барырга мәҗбүр итәчәк. Суд приставларының Федералҗ идарәсеннән алынган мәгълүмәтларга караганда, алимент түләмәүчеләр саны алдан-ел арта. Әйтик, 2009 елда шундый 53 мең кеше исәпләнсә, 2010 елда аларның саны - 61 мең, 2011 елда 71 мең кешегә җиткән.

4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

28–29 ноябрь көннәрендә Казанда  Кеше хокуклары һәм иреге һәм аларны дөньяда, Россиядә, Татарстанда  нәтиҗәле тормышка ашыру механизмнары”дигән темага  халыкара фәнни-практик конференция  узды.


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
  12 ноябрьдә  Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән  Татарстан   Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия  Сабурская  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

    Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия  Сабурская   Татарстан Дәүләт Советының  законлылык һәм хокук тәртибен саклау  буенча комитет утырышында катнашты.

«Халык контроле»  дәүләт  мәгълүмат  системасына гражданнардан килгән   гаризаларның күбесе  терииторияләрне төзекләндерү һәм юл хәрәкәтен оештыруга кагыла. Бүген бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта  ТРда   Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Брифинг Татарстан Республикасында  “Халык контроле”  проектын тормышка ашыруга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International