ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Бурятия Республикасыннан килгән делегация,  Казанга рәсми визиты кысаларында,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Бурятия Республикасы башлыгының һәм Бурятия   хөкүмәтенең  Контроль комитеты рәисе  Сергей Мещеряков,  Бурятия Республикасы башлыгы администрациясенең  һәм Бурятия   хөкүмәтенең  кадрлар һәм дәүләт бүләкләре бүлеге җитәкчесе  Галина Цыренова һәм  Бурятия  Республикасы башлыгы администрациясенең һәм Бурятия хөкүмәтенең башка вәкилләре катнашындагы  делегация, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында,  Татарстан омбудсманының  республикада  гражданнар  хокукларын  яклау һәм саклау кысаларында  төп эшчәнлеге белән танышу максатыннан  булдылар.  


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасына мирас килешүенә кагылышлы яңа законпроекты кертелде. Аның ярдәмендә проект авторлары өлкән яшьтәге квартир хуҗаларын якларга алынып, аларга  гомер азагына кадәр квартир хуҗасы булып калырга мөмкинлек бирә, моннан соң квартирга ия булучы яки милек документында  билгеләнгән кеше квартирны үзенә хуҗасы үлгәннән соң гына ала ала.


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бүген  21 гыйнварда  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Россия хокук сакчысы, Кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы  директоры, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы  Александр Бродның  эш очрашуы узды.

Бүген, 2014 елның  21 гыйнварында  10.00 сәгатьтә  “Корстон сәүдә үзәгендә (Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 1,  “Пушкин” залы)  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Ул “2013 елда  Татарстан Республикасында  кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген саклау” доклад проектын тыңлауга багышланды. 


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Агымдагы елның  17 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Пенсия законнары” темасына багышланган дәресе булды.

 Эчке Эшләр министрлыгына һәр мөрәҗәгать, гариза яки шикаять  игътибар белән өйрәнелеп кенә калмыйча, мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш.  


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

 2014 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте.  Мөрәҗәгатьләр  торак, мирас, хезмәт һәм милек мәсьәләләренә кагылышлы иде.  


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

 Торак-коммуналь хезмәтләр өчен  алдан  түләргә әзер кешеләр хезмәтләрне түбән тарифлар буенча түләячәк. Ә бурычлары булганнар квартирын сата алмый. 


11
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

 Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне  карап тикшерү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская   Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә булды.  Мөрәҗәгать системага  Казанда яшәүче ханымнан килгән, аңа  медицина учреждениесе җиһазлары торышы, туклану  сыйфаты һәм юыну бүлмәләре булмаудан зарланып язган 68 кеше  теләктәшлек иткән.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
            Россиядә хезмәт хакын атна саен түли башларга мөмкиннәр. Әмма бу хезмәт хаклары артачак дигән сүз түгел. Дәүләт Думасы депутатлары эш хакын вакытында түләмәүче оешмаларны әлеге начар гадәттән биздерергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International