Агымдагы елның 18 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России” Казан шәһәренең Совет районы хакимиятендә (Шуртыгин урамы,1) халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
Агымдагы елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы белән берлектә Вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән бергә “Гражданнарның хезмәт хокукларын саклауга булышлык” дигән темага өйрәтүче семинар-киңәшмә үтте.
9-10 июнь көннәрендә Мәскәүдә Элла Памфилова рәислегендә Кеше хокуклары буенча Россия вәкилләренең координацион советы үтте, анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская да катнашты.
Агымдагы елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының “Старый город” префектурасы белгечләре белән берлектә чираттагы тапкыр “Старый город” идарәче компаниясе эшчәнлеген тикшерде.
Якшәмбе көнне, 8 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова белән очрашуы узды.
Бүген 5 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль яктан әһәмиятле объектларга керү һәм Казан шәһәре үзәгендә инвалидлар автотранспортын урнаштыру кыенлыклары проблемасына игътибарны юнәлтә.
Хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче 200 дән артык егет, хәрби хезмәткәр һәм хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә уздырган хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча социологик тикшерүдә катнаштылар.