Агымдагы елның 19 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Вәкилнең Алабуга районындагы җәмәгать ярдәмчесе белән берлектә Алабуга районында идарәче компанияләрнең “Персональ мәгълүматлар турында” 2006 елның 27 июлендә чыккан 152 нче федераль закон таләпләрен, Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендә чыккан “Күпквартирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшләүче оешмаларның мәгълүматларын ачу стандартын раслау турында”гы 731 нче карарын үтәү мәсьәләләре буенча “Домоуправ-3” идарәче компаниясен тикшерде.
Тикшерү барышында берничә кимчелек ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания хезмәткәрләренә гражданнарның җылылык, электр энергиясе һәм суга түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында киңәшләр бирелде.Тикшерү материаллары буенча эш дәвам итә.