Агымдагы елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы белән берлектә Вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән бергә “Гражданнарның хезмәт хокукларын саклауга булышлык” дигән темага өйрәтүче семинар-киңәшмә үтте.
Семинар башланыр алдыннан ярдәмчеләр өчен авыл хуҗалыгында әйдәп баручы булган – “Майский” агрокомбинатында экскурсия үткәрелде. Алар авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча технологияләр һәм хезмәтне саклауны оештыру практикасы белән танышты. Предприятиенең генераль директоры Илшат Газыйм улы Ганиев шәхсән үзе төп цехларны күрсәтеп, экскурсия үткәрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре һәм Яшел Үзән районы предприятиеләре, оешмалары һәм муниципалитетның җаваплы хезмәткәрләрен берләштергән тема ул – хезмәтне саклау темасы.
Семинарда катнашучыларны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин сәламләде, ярдәмчеләргә хокук саклау эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Республикада хезмәт хокукларын яклау турында төп доклад белән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин чыгыш ясады, җәмәгать ярдәмчеләренең сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская үз докладында җыелганнарны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институтының 2014 елның 5 аендагы эшчәнлеге белән таныштырды.