“Халык контроле”нә Лаеш районыннан килгән гаризаларны карау

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Гаризалар карау барышы мониторингын тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре  Лаеш шәһәренә барды.

 Лаешта  муниципаль районнан  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль гаризаларны карау барышында эш очрашулары үткәрелде, шулай ук  кулланучылар заявкаларында “кире кагылган” статусы белән билгеләнгән  проблемалы объектларга  чыгу оештырылды.

Мисал өчен, Лаеш районының Чернышевский  урамындагы  юлның төзексезлеге турында  267641 нче белдерүне  тикшерү барышында, Лаеш муниципаль башкарма комитетының  әлеге юлны ремонтлауны  2014 ел планына кертүе ачыкланды. Белдерүне үтәү вакыты итеп 2014 елның 30 октябре куелды.

  Шулай ук  Производственная урамының 4в йортында  көнкүреш калдыкларын чыгару  мәсьәләсе буенча 641635 нче белдерү дә тикшерелде, Лаеш муниципаль районы башкарма комитетына “Лаеш муниципаль районы идарәче компаниясе” белән берлектә  2014 елның 1 августына кадәр  бу йортта яшәүчеләр белән  җыелыш уздырырга, көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International