Сәрия Сабурская Бакуда халыкара конференциядә чыгыш ясады

2014 елның 20 июне, җомга

2014 елның 18-19 июнь көннәрендә  Баку шәһәрендә Кеше хокуклары буенча  вәкилләрнең “Хатын-кызлар хокукларын тәэмин итүдә  кеше хокуклары буенча  милли институтлар роле” дигән темага  XII нче Халыкара Баку конференциясе узды. Ул  Әзербәйҗан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясенең  20 еллыгына, хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү буенча БМО Конвенциясенең 35 еллыгына һәм  Әзербәйҗанда  кеше хокуклары буенча Милли көнгә  багышланган иде.

     Конференцияне ачкан Әзербәйҗан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил (омбудсман)  Эльмира Сөләйманова, чараның максаты – кеше хокукларын саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашу, булган проблемаларны тикшерү, халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне киңәйтү икәнен билгеләде.

Конференциянең  «Хатын-кызлар өчен  тигез хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр» сессиясендә  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  « Хатын-кызлар хокукларын саклауда һәм толерантлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруда  хакимият органнары һәм җәмәгать оешмалары  хезмәттәшлеге мәсьәләләрендә  Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады.

    Баку декларациясе  кабул ителгән чарада 30 дан артык  омбудсман һәм аларның вәкилләре, кеше хокуклары өлкәсендә экспертлар, халыкара оешмалар вәкилләре, дөньяның 15 иленнән  галимнәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International