Солдатка сайлау мөмкинлеге бирделәр (“Российская газета”, 25.06.2014 №139(6411))

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

   Бер ел хезмәт итәме, яки контракт буенча икеме, моны хезмәткә чакырылучы үзе хәл итә. Оборона  ведомствосы  статс-секретаре  Николай Панков  “РГ” хәбәрчесенә белдерүенчә, оборона министрлыгында    “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Законны үзгәртергә тәкъдим итәләр.

 Бу армия җитәкчелеге кертергә теләгән беренче яңалык кына түгел. Оборона министры Сергей Шойгуның   студентларга укудан аерылмыйча, солдат әзерлеген этаплап үтәргә мөмкинлек биргән  хезмәт оештырырга тәкъдим итүен беренче карлыгач дип атарга була. Генераллар һәм ректорлар  яңа чакырылыш схемасын сынап карарга мөмкин булган  югары уку йортлары исемлеген билгеләделәр инде. Алар арасында  – Бауман исемендәге МГТУ , Физтех, Военмех һәм МДУ  студентлары бар.

  Моннан тыш, армиядә  фәнни роталар барлыкка килде. Анда  тикшеренүләре оборона  әһәмиятендәге фәнни бурычларны хәл итүдә  кирәкле булган  ирекле-студентлар хезмәт итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International