ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга

       Агымдагы елның 29 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан башкарма комитетының Совет районы хакимияте белгечләре, Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасының  торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары буенча эшче төркеме белән берлектә идарәче компанияләрнең “Персональ мәгълүматлар турында”  2006 елның 27 июлендә чыккан  152 нче федераль закон таләпләрен, Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендә чыккан  “Күпквартирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшләүче оешмаларның мәгълүматларын ачу стандартын раслау турында”гы 731 нче карарын үтәү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү мәсьәләләре буенча  “Азино-1” торак милекчеләре ширкәтен тикшерде. 


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Хезмәткә чакырылучылар хокукларын бозу фактларына оператив җавап бирү, күзәтчелек һәм профилактика максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Хәрби комиссариаты белән берлектә  командаларны  хезмәт итү урыннарына озатуны һәм Татарстаннан килгән егетләрнең көнкүреш шартларын  өйрәнү максатыннан  хәрби частьларда булуны оештыра.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләргә социаль яктан әһәмиятле объектларга керү  һәм Казан шәһәре үзәгендә  инвалидлар автотранспортын урнаштыру  кыенлыклары проблемасына игътибарны юнәлтә. Соңгы вакытта республикада, Россия Федерациясендә дә  мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләр тормышы дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.Татарстан Республикасында  бу төр гражданнарны социаль яклау чаралары эшләнгән. Инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган башка төркемнәр өчен тоткарлыксыз   тирәлек шартлары тудырылган.


23
май, 2014 ел
җомга
23 майда Чит ил гражданнарын һәм Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып җибәрелергә тиешле затларны вакытлыча тоту үзәгендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Аппараты хезмәткәре һәм   Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  идарәсе  вәкиле үзәктә тотылучы гражданнар өчен юридик консультация үткәрделәр. 

     Бүген 23 майда Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясендә “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская катнашты. Комиссия утырышында  52 хөкем ителүченең шәхси эшләре каралды.

   Бүген Татарстан Дәүләт Советында  “Традицион рухи кыйммәтләрне саклау – булачак Россия гаиләсен саклау” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Агымдагы елның 21 маенда Яңа  Савин һәм Казан шәһәренең башка районнарында  яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России” оешмасының Татарстандагы бүлеге  үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә  квалификацияле юридик ярдәм  алдылар. 14 мөрәҗәгать керде.


20
май, 2014 ел
сишәмбе

       Бүген, 20 майда,   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Республика стратегиясе проектын эшләү буенча ведомствоара  эш төркеменең  йомгаклау утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Глухова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ачты.

Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  гражданнарны  кабул итте. 6 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

            Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе” тыңлаучылары-активистлар  бүген, 20 майда, “Казан” гаилә үзәгендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International