Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.
Максаты – Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов белән бергә гражданнарны кабул итү.
Кабул итүгә 8 кеше язылган. Аларның сораулары – эчке эшләр органнарында хезмәт итүне торгызуны хәл итү, җинаять эше кузгалтудан баш тарту карары белән ризалашмау һәм башкалар.