Сәгатенә биш пациент(“Российская газета”, 27.06.2014 №142(6414))

2014 елның 27 июне, җомга

Хәзер   пациент белән аралашу, карау өчен  педиатрга  9 минут, терапевтка – 10, гомум практика табибына  12 минут вакыт бирелә. Тагын бу вакыттан яртысы кул юуудан алып авыру тарихын тутыруга һәм рецепт язуга тотыла. Нәтиҗә: барлык кабул итү 15-18 минутны ала. Әмма  сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклауларынча, бу  директива түгел. Беркем дә  табиб янында секундомер белән торырга җыенмый. Бу тәкъдим ителә торган нормативлар “уртача”, алар  сырхауханәнең эшен планлаштыру, авыруларны кабул итү эшен төгәл оештыру өчен кирәк. Табибка чикләү юк, ул авыруның сәламәтлеге күпме таләп итә, шуның кадәр карарга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International