Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында 25 һәм 26 июнь көннәрендә хезмәткә чакырылучылар хокукларын саклау һәм яклауга багышланган “кайнар” телефон элемтәсе эшләде.
Телефонннан консультацияләрне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратының гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча бүлек, республиканың яшь юристлары берлеге вәкилләре бирде.
“Кайнар элемтә” көнәрендә 27 шалтырату булды, аларның күбесе сәламәтлек торышы яки уку белән бәйле рәвештә армиягә баруны кичектереп тору, шулай ук Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлекләре һәм чакырылыш комиссияләре эшенә кагылышлы иде.