Казан шәһәренең Совет районында “Хокукый ярдәм көне”

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 18 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России”   Казан шәһәренең Совет районы хакимиятендә (Шуртыгин урамы,1)  халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

   Кабул итү барышында 17 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнарны  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм җылылыкка түләү буенча субсидия  мәсьәләләре кызыксындырды. Моннан тыш пенсиягә кагылышлы берничә сорау керде. Гражданнарны  пенсияләр күләме һәм пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажын исәпләү кызыксындырды.

   Киләсе “Хокукый ярдәм көне” Казан шәһәренең  Вахитов районы буенча Пенсия фонды бүлегендә 17 сентябрьдә булачак.

  279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International