Агымдагы елның 4 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм “Юридик клиника” Татарстан Республикасы халкының социаль якланмаган катлавына һәм мигрантларга хокукый ярдәм үзәге” төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе чит ил гражданнарын вакытлыча тоту махсус учреждениесендә булган гражданнарны һәм Татарстан Республикасы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе гражданлыгы булмаган затларны кабул итте.
2015 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты белән бергә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча эшне оештыра.
Агымдагы елның 24 февралендә Казанның 18 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова булды.
18 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы җәмәгать оешмасы төбәкара бүлеге Казанның Авиатөзелеш районында халык өчен 10 нчы гимназиядә “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Агымдагы елның 17 февралендә «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында «Депутат трибунасы» программасы эфирга чыкты. Анда хокукый грамоталык темасы тикшерелде. Программада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан шәһәренең “Мәскәү районы коммуналь торак хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган, Казанның Восстание урамындагы күп квартирлы йортның йорт комитеты Советы рәистәшләре күмәк мөрәҗәгате буенча киңәшмә үткәрде.