2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан шәһәренең “Мәскәү районы коммуналь торак хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган, Казанның Восстание урамындагы күп квартирлы йортның йорт комитеты Советы рәистәшләре күмәк мөрәҗәгате буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә торак хезмәтләре өчен түләүне исәпләү тәртибе һәм гомуми йорт милкен тоту буенча чыгымнарны бүлү, идарәче оешмаларның милекчеләргә һәм күпквартирлы йортлар биналарыннан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен куллануы турындагы мәсьәләләр каралды.
Гариза бирүчеләр фикеренчә, торак хезмәтләргә түләүне исәпләүне идарәче компания Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләрен бозып тормышка ашыра.
Киңәшмә барышында гариза бирүчеләргә Россия Федерациясе Торак кодексы маддәләрен куллану турында аңлатмалар бирелде.
Вәкил мондый шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр идарәче компанияләрнең мәгълүматны ачу стандартлары турында закон таләпләрен үтәмәве, халык арасында гамәлдәге торак законнарын аңлату буенча эш алып барылмау, гражданнарның гаризаларын формаль рәвештә карау аркасында килеп чыгуын ассызыклады.
Киңәшмә йомгаклары буенча эш дәвам итәчәк.