Хокукый грамоталык турында «Депутат трибуна»сында

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 17 февралендә  «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында  «Депутат трибунасы» программасы эфирга чыкты. Анда хокукый грамоталык темасы тикшерелде. Программада  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия  Сабурская катнашты.

    Программа  халыкны хокукый агарту һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган иде.

     Сәрия  Сабурская үз чыгышында коммерциячел булмаган, иҗтимагый оешмаларның хокукый агарту буенча мөһим ролен билгеләп үтте.

    2014 елда 4238 тыңлаучы өчен  «Хокукый белемнәр мәктәбе»нең  24 дәресе узды. Шул исәптән, «өченче буын» университеты  тыңлаучылары өчен  – 8 дәрес, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен –  10 зона дәресе, «ЖКХ» факультатив  курслары тыңлаучылары өчен –  6 дәрес.  11 “Хокукый ярдәм көннәре” барышында, шул исәптән, Буа һәм Яшел Үзән районнарында  узган күчмә  кабул итүләр барышында  456 кеше консультатив  ярдәм алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International