Бүген 23 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курсларында чыгыш ясады.
Бүген, 2015 елның 19 мартында, Татарстан Республикасының Конституция суды граждан А. шикаяте буенча 2015 елның 12 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе катнашында Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышында, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр Советы һәм Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары белән расланган норматив хокукый актларның конституциягә ярашлыгын тикшерү турындагы эш буенча карарын игълан итте.
Агымдагы елның 16 мартында, Казанга эш сәфәре барышында, Кеше хокуклары һәм демократияләштерү буенча Европа университетара үзәгенең кеше хокуклары буенча Европа магистр программалары директоры Пьеро Сулло Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына күпквартирлы йортта тиешенчә торак-коммуналь торак хезмәтләре күрсәтмәү турында кергән мөрәҗәгать буенча 2015 елның 13 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе вәкиле белән Түбән Кама шәһәренең Кайманов урамы 18 нче йорты адресы буенча “ЖКХ+” идарәче компаниясен тикшерде.
Мирасны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә һәм аның хуҗасы булырга? Мирас өлешен ничек билгеләргә һәм кирәкле документларны теркәргә? Сезнең законлы мирас өлешен ничек итеп киметмәскә?
Бүген 12 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе СИЗО–1 ФКУ учреждениесендәге тоткыннарны кабул иттеләр.
11 мартта Баулы шәһәрендә “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды, анда Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар, аларның әти-әниләре катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгы инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга тукталган өчен минималь штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттыру каралган законпроектын эшләде.