2000 елның 3 мартында “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде

2015 елның 3 марты, сишәмбе

2015 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

      Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил вазифасы 2000 елда Татарстан Республикасы  Конституциясенә ярашлы рәвештә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен дәүләт саклавы гарантияләрен көчәйтү, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифадагы затларның  аларны саклауга һәм хөрмәт итүгә булышлык итүе максатыннан оештырылган.

      Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  эшчәнлеге  2000 елның 3 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил турында”гы  Татарстан Республикасы Законы белән расланган.

       15 ел эчендә кеше һәм гражданның хокукларын торгызу, көндәлек тормышта гаделлекне раслау юлында күп эшләнде. 2012 елда  Бала хокуклары буенча вәкил вазифасы булдырылды, ә 2013 елда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча институт оештырылды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  булышлыгы белән  Казан(Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында  “Кеше хокукларын халыкара яклау”  магистр программасы булдырылды. 2013 елның августыннан  Татарстан омбудсманы  баш модератор булган  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы  уңышлы эшли.

        “Ышаныч белән әйтә алам, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институты  үзенең кирәклеген һәм булдыклылыгын раслады, республика халкының тотрыклы  ышанычы   шул хакта дәлилли,” – дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International