18 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы җәмәгать оешмасы төбәкара бүлеге Казанның Авиатөзелеш районында халык өчен 10 нчы гимназиядә “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк, финанс пирамидалары өлешчеләреннән мөрәҗәгатьләр бик күп. Гражданнарга бу мәсьәлә буенча тиешле аңлатмаларны Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуроры З.Х.Ибраһимов бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиленә дә мөрәҗәгатьләр күп булды.