Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты белән бергә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча эшне оештыра.
Юридик клиника агымдагы елның 2 мартыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты базасында, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт, 3 катта (“Толстой” тукталышы) эшли башлый. Юридик ярдәмне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәрләре җитәкчелегендә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары күрсәтәчәк.