РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның күчмә утырышы Татарстанда узды

2015 елның 27 феврале, җомга

   Татарстанның иң зур уңышы  – тынычлык һәм иминлек, гражданлык һәм милләтара  килешү һәм үзара хөрмәт атмосферасы. Агымдагы елның 26 февралендә Халыклар дуслыгы йортында узган   РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның  күчмә утырышын Татарстанда үткәрү  моны раслый. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Чара өч: “Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне яхшырту”, “Хокук саклау системасын  камилләштерүдә гражданнарның катнашуы”, “Милләтара аралашу һәм мәдәни традицияләрне хөрмәт итү” темаларына бүленде. Кеше хокуклары буенча Советның һәм  Россия Федерациясе судьялары Советының дискуссия клубы, Совет рәисенең матбугат очрашуы узды.

      Чаралар барышында Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе Михаил Федотов  гражданлык җәмгыяте структуралары  белән аралашу һәм конструктив  үзара мөнәсәбәтләр  урнаштыру буенча Татарстан  хакимияте органнарының  эшен югары бәяләде.

       Татарстанның этноконфессиональ өлкәдәге, шул  дини һәм милли тирәлектә  кеше хокукларын  тормышка ашыру һәм үстерү, хәрби хезмәткә чакырылучыларны хезмәт итү урыннарына озатып кую, чакырылышны оештыру, мәгълүмат-коммуникатив технологияләр өлкәсендәге  эшен уңай тәҗрибә буларак билгеләп үттеләр. Шулай ук Совет әгъзаларына  “ГЛОНАСС+112” мониторинг  системасы, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы һәм башкалар  ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International