Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Прокуроры белән гражданнарны кабул итте

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

     Агымдагы елның 24 февралендә Казанның  18 нче  төзәтү колониясендә  Татарстан Республикасы Прокуроры  Илдус Нәфиков, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская һәм ТР  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе  рәисе Лариса Расческова  булды.

   Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин  озатуында  килүчеләр  төзәтү учреждениесен карадылар. Кунаклар   хөкем ителүчеләрне  хезмәткә яраклаштыру үзәгендә, тегү цехларында, карантин, ашханә, мунча-кер юу комплексында, отрядта булдылар, хөкем ителүчеләр белән аралаштылар.

   Соңыннан  шәхси сораулары буенча хөкем ителүчеләрне кабул иттеләр.

  Кабул итү барышында 10 мөрәҗәгать, шул исәптән язмача бер мөрәҗәгать алынды, дүрт гаризаны Прокурор эшкә алды.

  Хөкем ителүчеләрнең сораулары буенча аңлатмалар һәм кирәкле консультацияләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International