20 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Дәүләт Советы утырышында “2014 елда Татарстан Республикасында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” еллык доклад белән чыгыш ясады. Ул “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил” турында 95 нче 2000 ел 3 март Татарстан Республикасы Законының 26 статьясына ярашлы рәвештә әзерләнде.
Докладта яшәешнең мөһим өлкәләрендә: сәламәтлек саклауга, торакка, хезмәткә, социаль яклауга хокук буенча кеше хокукларын яклау турында мәгълүмат яктыртылган, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 августында 569 нчы карары белән расланган 2014-2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегияне тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре анализланды.
Кешенең торак белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулары актуаль булып кала.
Бу бигрәк тә ташламага ия булган гражданнарга кагыла. Ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларның торакка, аерым алганда, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәпкә алу проблемалары хәл итүне сорый.
Сәрия Сабурская үз чыгышында шулай ук сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукны тормышка ашыру, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау, кешенең социаль ярдәмгә хокукларын яклау, хокук саклау тематикасына, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле яшь егетләрнең хокукларын саклау мәсьәләләренә тукталды.
Үз чыгышы ахырында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил депутатларның сорауларына җавап бирде.