ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе

«2012-2017 елларга  балалар мәнфәгатьләрендә эшләр милли стратегиясе» чараларын тормышка ашыру кысаларында, балаларның хокукый мәдәниятен үстерү һәм халыкара, Россия һәм төбәк законнарына  кызыксынуын арттыру  максатыннан  « Минем яратуга хокукым бар» дигән темага  рәсемнәр бәйгесе үткәрелә.


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

   2015 елның 29 маенда,  медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан,  халык өчен «Кайнар элемтә» линиясе ачылачак.


15
май, 2015 ел
җомга

  Халыкара Гаилә  көнендә, 15 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  «Гаилә хокукы» темасына очрашу оештырды.

Тормышлар җайланды дип әйтсәләр дә, хокук бозу очрак­лары турында гел ишетелеп тора. Хезмәт хакын, тиешле пособиеләрне ала алмау дисеңме, эшмәкәрлек алып барганда гаделсезлек күренешләре, нахакка яла ягылып, төрмәгә эләгүләр, законсыз кулга алынулар... Төрлесе була. Тик үзебезне алдан бәлаләрдән саклый белмибез генә. Хокуклар бозылганда, кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди кәгазьләр тутырырга, нәрсә әзерләргә? Бүгенге замана шау­кымында ничек югалып калмаска? Болар хакында без Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия САБУРСКАЯ белән сөйләштек.
2015 елның 15 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  «Дәүләт (муниципаль) финанс контроле үсеше. Законнар, практика, институтлар» дигән темага  Икенче фәнни-практик конференциядә катнашты. 

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Бүген 14 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская  гражданнарны кабул итү максатыннан республиканың Әлки районында булды.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 13 майда  «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына  килгән гаризаларны карау барышына контрольлек итүне тормышка ашыру кысаларында, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Чаллы шәһәреннән  килгән контроль гаризаларны карауга багышланган киңәшмә булды.

  Бүген 13 майда  «Кайнар элемтә» вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлеге һәм яшь юристлар берлеге вәкилләре  хәрби хезмәткә чакыру һәм хәрби хезмәт үтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.


12
май, 2015 ел
сишәмбе

Алексеевское бистәсендә агымдагы елның 12 маенда  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына  “Хокукый белемнәр мәктәбе”  дәресе булды.

   12 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  «Татарстан Республикасында сирәк авырулар белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль яклау системасы» темасына  ТР Иҗтимагый палатасы оештырган  «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International