Халыкара Гаилә көне

2015 елның 15 мае, җомга

  Халыкара Гаилә  көнендә, 15 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  «Гаилә хокукы» темасына очрашу оештырды.

  Халыкара Гаилә көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан  1993 елда расланган. Бу көнне булдыру – илләр җәмәгатьчелеге игътибарын гаиләнең күп санлы проблемаларына юнәлтү максатын куя. БМО Генераль секретаре  фикеренчә, бер гаиләнең төп хокуклары бозылганда, алар әгъза булып торган  барлык кешелек гаиләсенең бердәмлеге дә куркыныч астында була.

  Билгеләнгән теманың әһәмиятен исәпкә алып, «Хокукый белемнәр мәктәбе» нең бүгенге дәресендә тыңлаучылар алдында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Тимербай улы Хафизов чыгыш ясады.

  Чарада шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе  Любовь Мишина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International