ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында “Минем яратуга хокукым бар”  республика балалар  бәйгесендә катнашкан һәм җиңгән өчен  балаларны дипломнар белән бүләкләү тантанасы булды.
  Мамадыш районына эш сәфәре барышында  Вәкилнең җаваплы кешеләре  омбудсманга мөрәҗәгать иткән граждан шикаяте буенча “Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен  махсус интернат-йорты”нда яшәү шартларын тикшерделәр.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
     27 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм  «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге  халык өчен  Мамадыш муниципаль районында  «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр. 

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Гражданнарның конституциячел  хокукларын һәм ирекләрен бозуларны булдырмау максатыннан, бүген, 26 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. 

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
   22 майда Татарстан Республикасының Кама Тамагы район  судында республиканың Конституция суды  Кама Тамагы район башкарма комитетының  алкоголь продукциясе  сатуны тыйган учреждениеләр яннарындагы чикләрне билгеләү турындагы карарының законлылыгын тикшерүгә кереште. 

23
май, 2015 ел
шимбә

   Агымдагы елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  Казан шәһәренең  Губкин урамы 18 нче йортында яшәүчеләрдән  кергән мөрәҗәгать буенча «Букет Столицы» ширкәтен урынга чыгып тикшерде.


22
май, 2015 ел
җомга

  2015 елның 22 маенда Арчаның «Казан арты» тарихи-этнография музеенда   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  белән «Гражданнарның торакка хокукларын  яклауга булышлык итү» темасына  өйрәтүче семинар-киңәшмә узды.


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Бүген Түбән Кама шәһәрендә  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил – «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы  тарафыннан  «Халык контроле» системасына Түбән Кама  муниципаль районы буенча килгән гаризаларны карау буенча эш киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә  «Планлаштырылган» статусы бирелгән гаризаларны карауга, аларны күрсәтелгән вакытларда үтәү мөмкинлекләренә  игътибар бирелде.

   20 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге»  иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге Россия Пенсия фондының   Казан шәһәре Вахитов районы бүлегендә  халык өчен «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр.


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

  

   Гражданнарның конституциячел  хокукларын һәм ирекләрен  бозуларны булдырмау максатыннан,  агымдагы елның 26 маенда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары  Газинур Галимов белән бергә  гражданнарны кабул итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International