Бүген 13 майда «Кайнар элемтә» вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлеге һәм яшь юристлар берлеге вәкилләре хәрби хезмәткә чакыру һәм хәрби хезмәт үтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Белгечләр татарстанлыларның хәрби чакырылуга кичектерү алу, хәрби хезмәт узу тәртибе һәм шартлары, чакырылыш комиссияләре эше һәм медицина тикшеренүе үтү турында мөрәҗәгатьләр алдылар.
Барлыгы «Кайнар элемтә»гә 36 граждан мөрәҗәгать итте.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр куелган сорауларга ачык җаваплар алдылар.