2015 елның 15 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская «Дәүләт (муниципаль) финанс контроле үсеше. Законнар, практика, институтлар» дигән темага Икенче фәнни-практик конференциядә катнашты. Чара программасына ярашлы рәвештә, «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген тормышка ашырганда җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек» секциясендә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарның һәм башкаручыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча чыгышы тыңланды.