Татарстан омбудсманы Әлки районында булды

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

  Бүген 14 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская  гражданнарны кабул итү максатыннан республиканың Әлки районында булды.

  Гражданнарны кабул итү барышында Вәкилгә  төрле мәсьәләләр буенча 13 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны  пенсия исәпләү, авыл җирендә юлларны төзекләндерү,  бистәләрдә кәрәзле элемтә һәм интернет сыйфаты, торак шартларын яхшырту, гражданлык теркәтү, милек бүлү һәм башка мөсьәләләр кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, берничә сорау Вәкил һәм районның башкарма комитеты тарафыннан эшкә алынды.

  Эш сәфәре кысаларында, Сәрия Сабурская Базарлы Матак авылында  халыкны  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  «Батырлар паркы» ачу тантанасында  Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Сәрия Сабурская шулай ук Базарлы Матакта  үзәк район хастаханәсендә, полиция бүлегендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International