Балалар үз хокуклары турында рәсем ясый

2015 елның 19 мае, сишәмбе

  «2012-2017 елларга  балалар мәнфәгатьләрендә эшләр милли стратегиясе» чараларын тормышка ашыру кысаларында, балаларның хокукый мәдәниятен үстерү һәм халыкара, Россия һәм төбәк законнарына  кызыксынуын арттыру  максатыннан  « Минем яратуга хокукым бар» дигән темага  рәсемнәр бәйгесе үткәрелә.

   Бәйгедә балигъ булмаган 322 бала катнашты. Болар – приютларда тәрбияләнүчеләр, авыр тормыш хәленә эләккән балигъ булмаганнар, күпбалалы гаиләләр вәкилләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Барлык эшләрдән төрле номинацияләр буенча 35 эш сайлап алынды.

  «Минем яратуга хокукым бар» рәсемнәр бәйгесе  28 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында тантана белән төгәлләнәчәк: җиңүчеләргә  истәлекле бүләкләр һәм иҗат өчен кирәк-яраклар тапшырылачак. Бүләкләүләрдән соң балалар «Дейфи»  күңел ачулар паркында, «Траторрия» ресторанында  хәйрия ашында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International