Бүген 13 майда «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышына контрольлек итүне тормышка ашыру кысаларында, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Чаллы шәһәреннән килгән контроль гаризаларны карауга багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмә барышында Чаллы шәһәреннән системага килгән конкрет гаризалар каралды, аларның кайберләре буенча Вәкилнең карау вакытына һәм сыйфатына кагылышлы кисәтүләре бар.
Агымдагы елның 30 апреленә Чаллыдан 860 гариза кергән, шуларның 492се хәл ителгән, 235 гариза – планлаштырылган, 49 гаризага дәлилле кире кагу бирелгән. Файдаланучыларның бәясе – 22.
Планлы тикшерү барышында башкаручыларның кайбер гаризаларны карау вакытларын бозуы ачыкланды. Күрсәтелгән кимчелекләр җаваплы башкаручылар тарафыннан игътибарга алынды һәм вакытында бетерелде. Гаризаларга «Белдерү хәл ителде» статусы бирелде һәм фотохисап урнаштырылды.