РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү турында

2015 елның 12 мае, сишәмбе

    Алексеевское бистәсендә агымдагы елның 12 маенда  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына  “Хокукый белемнәр мәктәбе”  дәресе булды.

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә  2015 елның язгы чакырылыш кампаниясе чорында  халыкны хокукый агарту кысаларында  уртак чаралар үткәрәләр. Бүген  Алексеевское бистәсендә  бу чакырылыш чорында соңгы дәрес узды. Мәктәп эшендә  Аксубай, Алексеевский, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан егетләр катнашты.

    Республика Хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская  егетләргә  Россия армиясендә, Татарстаннан барачак егетләр хезмәт итәчәк хәрби округларда хезмәт узу турында, ашыгыч хезмәт узучы  хәрби хезмәткәрләрнең  шикаятьләренә җавап бирү эше турында, хәрби хезмәткә баручыларны  хезмәт итү урыннарына озата бару, “кайнар элемтә” юлы белән хокукый  ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, иртәгә 13 майда  хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган  “кайнар элемтә” була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International