Тормышлар җайланды дип әйтсәләр дә, хокук бозу очраклары турында гел ишетелеп тора. Хезмәт хакын, тиешле пособиеләрне ала алмау дисеңме, эшмәкәрлек алып барганда гаделсезлек күренешләре, нахакка яла ягылып, төрмәгә эләгүләр, законсыз кулга алынулар... Төрлесе була. Тик үзебезне алдан бәлаләрдән саклый белмибез генә. Хокуклар бозылганда, кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди кәгазьләр тутырырга, нәрсә әзерләргә? Бүгенге замана шаукымында ничек югалып калмаска? Болар хакында без Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия САБУРСКАЯ белән сөйләштек.
– Сәрия ханым, бу вазыйфаны Сез инде биш ел буена алып барасыз. Бу аз вакыт түгел. Эшне кабул иткәндә, кеше хокукларын яклау өлкәсендә вәзгыять ничегрәк иде? Ул вакыт белән чагыштырганда үзгәрешләр бармы? Гомумән, хәзер ниндирәк сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Минем өчен бу өр-яңа эш иде, биш ел узды да китте, сизелмәде дә. Халык мәнфәгатен яклау вазыйфасы йөкләнгәч, аларның адвокатына әверелеп, хокукларын яклау сагында торырга тырышам. Беләсезме, биш ел элек безнең институт турында ишетүчеләр аз иде, белгән очракта да биредәге белгечләргә бик сирәк мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер исә бездән ярдәм сораучылар күбәйде. Кеше хокукларын бозу очраклары ешайды дигән сүз түгел әле бу. Халык ниндидер карар кабул итәр алдыннан киңәшләшергә, ярдәм сорарга, юридик консультация алырга өйрәнде.
Моннан тыш хокук белеме көннәре уздырабыз. Татарстанның төрле министрлык вәкилләре белән очраштырабыз. Казанда гына түгел, районнарда да эшлибез. Соңгы вакытта Питрәч, Кайбыч, Кама Тамагы, Әлмәт, Чистайга барып кайттык. Армиягә чакырылучылар, аларның ата-аналары белән сөйләшүләр алып бардык. Медицина тикшерүе вакытында кагыйдә бозу очраклары булырга мөмкин. Солдат буласы кеше нәрсәдән сакланырга тиешлеген, үз хокукларын белеп торса, хәерлерәк бит. Аннары терсәкне тешләп булмый. Интернет аша видеоаралашулар да оештырыла. Һәр районда вәкилләребез бар. Аларга да мөрәҗәгать итәргә була.
Кемнәр күпме мөрәҗәгать итә дигәндә, мәсәлән, 2008 елда 1004 сорау юлланган булса, 2014 елда 2982 мөрәҗәгать кабул ителде. 3 меңгә якын сорау иҗтимагый ярдәмчеләргә килгән. Торак мәсьәләсе буенча ярдәм сораучылар күп. Төзелеш гөрләп бара кебек, әмма халык тораксыз интегә. Ташламалы категория кешеләреннән мөрәҗәгать күп. Мисал өчен, ятимнәр торак белән тәэмин ителергә тиеш, моның өчен дәүләттән күп акча да бүленә. Әмма вакытында мөрәҗәгать итмәгәнгә, чиратка басмаганга күрә, алар фатирсыз, тораксыз кала. Андыйлар бик күп, аларга фатир юллау эшләре белән шөгыльләнәбез.
– Сез районнарга йөрибез, халык белән аралашабыз дип әйтәсез, чыннан да, хокук бозулар нәкъ менә авыл тирәсендә күп түгелме? Шәһәр кешесенең күзе ачык әле ул, азмы-күпме үзен яклый белә. Ә менә авыл кешесе сүзгә ышана, кәгазьгә имза куеп, килешү белән эшләргә өйрәнә алмый, шуңа алдана, ярык тагарак алдында торып кала. Гап-гади кануннарны да белмиләр.
– Юридик яктан грамоталы булу өчен, халыкның үз хокукларын белүе бик мөһим. Шул очракта гына үз проблемаларыңны хәл итү җиңелрәк булачак. Билгеле, бу белемнәрне шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, “өченче буын” университеты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы хокукый белемнәр мәктәбендә, теләсә кайсы закон актын, норматив документны табу мөмкинлеге бирә торган Интернет аша алу җиңелрәк. Муниципаль берәмлекләрдә бушлай юридик ярдәмне күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук республика һәм муниципаль хакимиятләр үткәрә торган төрле чараларда да алырга була. Бу – халык җыеннары, “Ачык хат” көннәре, күчмә консультация пунктлары. Март, апрель айларында без Россия пенсионерлары берлегенең Татарстандагы иҗтимагый оешмасы белән Арча, Кукмара, Теләче районнарында халык өчен консультацияләр үткәрдек.
– Балалар һәм хатын-кызлар – яклауга аеруча мохтаҗ кешеләр. Сәрия ханым, мисал итеп Сезнең үзегезне һәм кызыгызны алыйк. Сез – Советлар Союзы чорында үскән, формалашкан, эшләгән кеше, кызыгыз бүгенге чынбарлыкта яши. Хәзер дәүләт хатын-кызларның күп бала тудыруын тели теләвен, әмма шартлар тудырамы соң? Элек кешене дәүләт яклаган диләр, ә хәзер кеше дәүләттән үзен саклый кебек. Килешәсезме?
– Үземне ике формация кешесе дип саныйм. Әйе, элегрәк тууым белән бәхетлемен, гап-гади гаиләдә өч бала үстек. Белем алу бушлай иде, медицина да түләүсез иде. Эшләп үстек, идәнен дә юдык, сәүдә дә иттек. Әмма әни булгач, уңай шартлар тудырып, мине “өф-өф” итеп йөрттеләр дип әйтә алмыйм. Кызым тугач, декрет акчасы алмадым, 4 ай карадым да эшкә чыктым. Берьюлы укыдым да. Улым тугач та, 10 ай аны карадым да тагын эшкә чыктым. Ул вакытта пособиеләр бирү, социаль түләүләр булмады. Бүген мөмкинлекләр күбрәк. Кешедә иҗади потенциал бар икән, техник мөмкинлекләрне кулланып, зур максатларга ирешеп була. Әмма элек барысы да бертигез тормыш алып барды, бөтенебез бер дәрәҗәдә идек. Тотрыклылык та сагындыра. Хезмәт хакы белән алдамыйлар, лаеклы ялга чыккач, пенсия алачагын һәр кеше белә иде. Бүген хезмәт хакын түли алмыйм, акчам юк, дип аклану бар. Элек бу башка сыймаслык хәл иде. Профсоюз оешмалары көчле булды, алар халыкны яклады. Бүген бу яктан авыррак, соңгы 10 елда пенсия турында закон гына ничә мәртәбә үзгәрде. Кеше үз-үзен якларга мәҗбүр.
– Балалар дигәннән, бүген аларга кагылышлы хәл ителәсе эшләрдән беренче чиратта кайсылары башкарылырга тиеш?
– Аларның сәламәтлеген саклау, чирләрне булдырмау – иң зур максатларның берсе. Моның өчен алдан профилактика чарасын күрергә, авыруларны алдан күреп, дөрес диагноз куеп, дәвалау эшен башлау кирәк. Күрегезче, бүген чирле балаларны аякка бастырыр өчен, кул сузып, акча җыябыз. Операция ясатырга дип ярдәм сорыйлар. Бу – дәүләт вазыйфасы, моны ул кайгыртырга тиеш. Ана сәламәт икән, бала да сәламәт була. Менә шуның өчен йөкле хатын-кызларга үзләрен сакларга кирәк. Аларга бөтен уңай шартлар тудырылырга, эш урыннарында барлык санитар нормалар үтәлергә тиеш.
Соңгы елда профессиональ чирләр белән интегүчеләр саны артты. Шуның аркасында инвалидлык алучылар шактый. Бу – эш урыннарында санитар нормалар үтәлми дигән сүз. Йөкле хатын-кыз стандартларга туры килмәгән урында көнозын эшли икән, сәламәт бала тудыра аламы ул? Юк. Димәк, барысын да алдан әзерләргә кирәк. Сәламәт җәмгыять булганда гына ниндидер зур максатларга ирешеп була. Бу күп кенә социаль һәм икътисадый проблемаларны хәл итәр иде.
– Сәрия ханым, Сезнең эш өлкәсендә мәсьәләне озакка сузмыйча бүген, менә хәзер хәл итәргә кирәк очраклар була торгандыр. Татарстан Президенты кабул иткәнне көтмичә, аңа мөрәҗәгать итеп, проблемаларны хәл иткәнегез бармы?
– Миңа ул яктан эшләү уңайлы, бервакытта да кире борганнары да, үзегез хәл итегез, дигәннәре дә булмады. Президент тарафыннан да, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы ягыннан да һәрвакыт “яшел ут” булды. Республикада 15 ел дәвамында мондый институт эшли икән, димәк, аның кирәклеген аңлыйлар. Ел саен кеше хокукларын яклау яки хокукларның бозылуы турында хисап ясыйм. Барысы да ал да гөл түгел, әмма мәсьәлә хәл ителергә тиеш дигәнне аңлыйлар, чаралар күрелә. Тиз хәл ителергә тиеш сораулар еш була. Бигрәк тә торак мәсьәләсе. Мисал өчен, Казанның Химиклар урамындагы 12 нче йорт законсыз төзелгән бина дип җимерелде. Әмма ул карар гадел түгел иде. Без аны Рөстәм Миңнехановка исбатлый алдык, ул алданган кешеләргә ярдәм итәргә әмер бирде. Мәсәлән, төрмәгә эләгүчеләрнең торакларын ялган юл белән тартып алган очрак булды. Аерым кешеләрнең эшләрен карап, аны да бик тиз хәл итә алдык. Армиядә кыерсытылган егетләр турында да әйткәнем булды. Озаклап сәбәпләрен тикшереп йөрмәгез, егетләрне коткарыгыз, башка хәрби частька күчерегез, дип сүзне кыска тотты. Бәла килә икән, тизрәк ярдәм итәргә кирәк, дигән караш бар. Бу – кешелеклелек сыйфаты.
– Сез үзегез өчен халык мәнфәгатьләре беренче урында тора дип әйттегез. Шулай да дәүләт системасында эшләп, түрәләр белән эш иткәндә, кеше, үзе дә сизмәстән, дәүләт системасының бер шөребенә әйләнә. Сезнең очракта ничек? Халык адвокатыннан дәүләт системасы машинасына әверелүнең чиге кайда? Кеше хокукы дип хөкүмәттәгеләр белән каршылыкка кергәнегез бармы?
– Вазыйфам – кешеләрне яклау. Гаделлек сакланырга тиеш. Зур каршылыкларга очраганым булмады, әмма бәхәсләшәбез. Мәсәлән, бүген Казан башкарма комитеты белән тарткалашабыз. Үзәктә машина кую урыннары булдырылды, бу хезмәт – инвалидларга түләүсез. Казан башкарма комитеты, моннан I, II төркем инвалидлары файдалана ала, ә менә III төркем инвалидлары башкалар кебек парковка өчен түләргә тиеш, ди. Ә алар ник бу ташламадан файдалана алмый соң? Махсус транспортта йөриләр икән, димәк, алар машиналарын бушка кую хокукыннан файдалана алырга да тиешле. Бу хакта Россия, Татарстан законнарында язылган, халыкара хокук нормалары да бар. Ә миңа киресен исбатларга тырышалар.
Бервакыт шулай Спас районы җитәкчелеге белән бәхәсләшергә туры килде. Кешенең торак алыр өчен чиратка басарга тулы хокукы бар, ә документларын кабул итмиләр. Төрлечә сөйләшеп карадык, ахыр чиктә административ штраф түләттерергә туры килде. Үпкәлиләрме? Белмим, һәрхәлдә сәлам бирешәбез. Мин бары тик үземнең вазыйфаны гына башкарам. Кешеләрне яклаган кыяфәт чыгарып утыра алмыйм.
– “Халык контроле” порталы да – Сезнең карамакта. Халык төрлесеннән зарлана. Кайдадыр мәсьәлә хәл ителә, ә кайчак “акча юк” дип җавап бирәләр. Бер яктан халыкның зарланып язуы әйбәт, икенче яктан – бу бит дәүләт турыдан-туры үз вазыйфаларын башкармый, эш системага салынмаган дигән сүз.
– Беренчедән, “акча юк” дип тискәре җавап кайтару очраклары күп түгел. Бик сирәк күренеш ул. Аны без контрольдә тотабыз. Гариза бар икән, ул 10 көн эчендә карала, җавап бирүче табыла, хәл ителә. Инде порталның файдасына килсәк, мин моны кирәкле ресурс дип саныйм. Беренчедән, халык түрәләрдән таләп итү, аларның эшчәнлеген күзәтеп торуга өйрәнә, икенчедән, дәүләт кешеләре дә кымшана, эшли, хисап тота. Атна саен меңгә якын гариза языла. Бу портал халык арасында популяр, чөнки аның нәтиҗәсен күрәләр. Системалы караш таләп иткән сораулар бар, мәсәлән, юллар яки авыллардагы урамнарны электр уты белән яктырту, ишегалларын тәртипкә китерү. Ике ел эчендә авыллардагы юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, ишегалларын матурлау буенча махсус программалар кабул ителде, аның нигезендә бюджеттан акча бүленә. Икътисадый вәзгыять авыр булса да, матди чыганаклар табылды. Проблемалар күп, әмма язарга, сорарга, таләп итәргә кирәк.
Римма Бикмөхәммәтова