ТР Иҗтимагый палатасында сирәк авырулар белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль яклау системасы турында сөйләштеләр

2015 елның 12 мае, сишәмбе

   12 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  «Татарстан Республикасында сирәк авырулар белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль яклау системасы» темасына  ТР Иҗтимагый палатасы оештырган  «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты.

  Чара барышында орфан(сирәк) авырулар белән авыручыларны ачыклауда һәм алга таба дәвалауда барлыкка килгән проблемалар яңгырады. Шуларның берсе – үзвакытында  сирәк авыруларны ачыклау өчен  белгечләрнең  тиешле квалификациясе  булмау.

  Моннан тыш, «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар  сирәк авырулар белән авыручы пациентларны дәвалауда  федераль һәм республика бюджетларыннан тиешенчә финанслау булмауны  төп проблема итеп күрсәттеләр.

 Проблеманы хәл итү юлларын күрсәткән беркетмә  Татарстан Республикасының  тиешле органнарына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International